Уфада «Мосафир» этник музыка форумы була

10 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр Башкортстан башкаласы Россия этник музыка үзәгенә әйләнәчәк.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ»). Уфа шәһәрендә 10 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр «Мосафир» этник музыка форумы була. Ике көнгә Башкортстан башкаласы Россия этник музыка үзәгенә әвереләчәк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Чараның партнеры — Россиядә этник музыка өлкәсендә бердәнбер профессиональ премия - «Russian World Music Awards».

Форумда бөтен дөньядан этник музыка авторлары һәм башкаручылары катнашыр дип көтелә. Оештыручылар башка этник коллективларны да форумда катнашырга чакыра.Теркәлү түләүсез.