Тинчурин театры оркестрын Ильяс Камал җитәкләячәк

Ильяс Камал – музыкант, композитор, виолончелист. Санкт-Петербургта туып үскән татар егете.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Композитор һәм музыкант Ильяс Камал Тинчурин театры оркестрына баш дирижер итеп билгеләнәчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтте.

“Ильяс Камал әлегәчә безнең оркестрның виолончелист штатында иде, аны баш дирижер итеп куябыз. Бездә андый штат бар”, - диде Фәнис Мөсәгыйтов. Тинчурин театры директоры оркестр белән концерт программасы әзерләү нияте барлыгын да әйтте.

  • Ильяс Камал – музыкант, композитор, виолончелист. Санкт-Петербургта туып үскән татар егете. Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе аспиранты.
  • Соңгы елларда Тинчурин театрында оркестр оешты. 25 ел ябык торган оркестр чокыры үткән театр сезонында яшь иҗатчыларның KazanOperaLab проекты кысаларында ачылды. Проектның татарча спектакленең - «Минем Такташ» операсының музыкасын яшь композитор Ильяс Камал язган иде. Оркестр белән ул үзе үк дирижерлык итте.