Татарстан ансамбле Башкортстанда Троицкий фестивалендә чыгыш ясады

Бәйрәмдә катнашучыларга дипломнар һәм фестивальнең истәлекле сувенирлары тапшырылды.

(Казан, 3 октябрь, "Татар-информ", "Туганайлар").  27 сентябрьдә Башкортстанның Бакалы районында фольклор коллективларның IV төбәкара Троицкий фестивалендә Татарстан ансамбльләре дә катнашты. Бу турыда "Туганайлар" сайтында хәбәр ителә.

Фестивальдә керәшен мәдәниятен Татарстанның Мамадыш районыннан "Җиңгәчәйләр", Башкортстанның Бакалы районыннан "Сөнәкәй", "Туганайлар" һәм башка ансамбльләр тәкъдим итте. 

Фестивальнең ачылу тантанасы Бакалы районының мәдәният сараенда узды. Биредә кунакларны хуш исле ипи һәм тоз белән каршы алдылар. Кунаклар өчен "Табигатьнең юмарт бүләкләре", "Ачык һавадагы музей" күргәзмәләре һәм халык осталарының эшләнмәләрен сату оештырылды.

Шулай ук биредә керәшен, рус, башкорт, татар, чуаш һәм мари этноишегаллары да булдырылган иде. Кунаклар әлеге матурлык белән хозурланып кына калмыйча, төрле милләт ризыклары белән сыйлана да алды.

Троицкий фестиваленең гала-концерты район мәдәният сараеның сәхнәсендә гөрләде. Фольклор ансамбльләр халкыбызның матур җыруларын яңгыратып, тамашачыда соклану хисләре уятты. Бәйрәмдә катнашучыларга дипломнар һәм фестивальнең истәлекле сувенирлары тапшырылды.