Төркиянең Казандагы генконсулы: Биредә эшчәнлегемне сәнгатьтән башлавыма сөенәм

Исмет Эрикан тиздән Казанда тагын бер мәдәни чара – Төрек киносы атналыгы үткәрергә вәгъдә итте.

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Төркиянең Казандагы яңа генераль консулы Исмет Эрикан Казан Кремлендә «Йолдыз Сарае коллекциясендәге фотоларда патша Россиясе» дигән күргәзмәне ачу тантанасында катнашты. Бу генконсулның яңа вазифадагы беренче рәсми чарасы булды.

«Казанга килүемә бик тә шатмын. Үз эшчәнлегеңне сәнгатьтән башлауга ни җитә. Чөнки Казан – 1000 еллык тарихы булган, гүзәл сәнгать үрнәкләренә бай шәһәр», - диде Исмет Эрикан журналистларга.

Госманлы империясе солтаны Абдул-Хәмид II тарафыннан тупланган коллекция фотокүргәзмәсе Россия һәм Төркия арасындагы Мәдәният һәм туризм елы кысаларында уза.

«Сүз уңаеннан, минем үземдә дә Госманлы империясе территориясеннән XIX йөзгә караган фотолар коллекциясе бар. Аны җыюны дәвам итәм», - диде Исмет Эрикан.

Ул тиздән Казанда тагын бер мәдәни чара – Төрек киносы атналыгы үткәрергә вәгъдә итте.