Санкт-Петербургта Түбән Кама дәүләт татар драма театры гастрольләре узачак

“Яшьлек белән очрашу” - театрның иң борынгы спектакльләренең берсе, аны 28 ел дәвамында төрле буын артистлар уйный.

(Казан, 3 октябрь, “Татар-информ”). Санкт-Петербургта Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры гастрольләре узачак. Гастрольләр театрның 30 еллыгына багышланган. Бу турыда Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

5 һәм 6 октябрьдә Санкт-Петербург тамашачыларына Т.Миңнуллинның “Яшьлек белән очрашу” һәм “Әлдермештән Әлмәндәр” пьесалары буенча куелган спектакльләре тәкъдим ителәчәк.

“Яшьлек белән очрашу” - театрның иң борынгы спектакльләренең берсе, аны 28 ел дәвамында төрле буын артистлар уйный. Спектакльнең музыкаль бизәлешендә татар халык җырлары һәм заманча композиторларның көйләре кулланылган.

Узган ел “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакленең премьерасы  узды. Спектакль “Россиянең кече шәһәрләре театрлары” федераль партия проекты финанс ярдәме белән чыгарылган.