Бүген Истанбулда “Мулла” татар нәфис фильмы күрсәтелә

Ул Алма-Ата, Баку, Бишкәк, Сараево, Скопье, Никосия, Ташкент кебек төрки шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк.

(Истанбул, 3 октябрь, “Татар-информ”, Рушания Алтай). Бүген Истанбулда Татарстан режиссерлары Әмир Галиәскаров һәм Рамил Фазлыевның уртак хезмәт җимеше булган "Мулла" фильмы күрсәтелә. Ул - 2-6 октябрь көннәрендә Истанбулда үтүче III Төрки дөнья фильм фестивалендә финалга узган 10 тулы метражлы нәфис фильмның берсе.

Иртәгә фестиваль жюрие кино әсәрләрен бәяләячәк. 9 кешедән торган жюридә Татарстаннның танылган режиссеры Илдар Ягъфәров та бар.

Чараның оештыручысы - Төрки дөнья журналистлар федерациясе рәисе Мәндәрәс Демир нәтиҗәләрнең 6 октябрь көнне үтәчәк тантана кичендә игълан ителәчәген әйтте.

“Мулла” нәфис филмы Истанбулдан соң Алма-Ата, Баку, Бишкәк, Сараево, Скопье, Никосия, Ташкент кебек төрки шәһәрләрдә дә күрсәтеләчәк.