Әлмәттә "Алтын алмалар" әкияте буенча эшләнелгән арт-проектны тәкъдим иттеләр

Проект кысаларында дөньяның төрле шәһәрләреннән килгән урам рәссамнары шәһәргә үзенчәлек һәм ямь өстәр дип көтелә.

(Әлмәт, 3 сентябрь, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Кичә, Әлмәт шәһәрендә “Алтын алмалар” әкияте буенча эшләнелгән проектны тәкъдим иттеләр. Дөньяның төрле шәһәрләреннән килгән урам рәссамнары Әлмәт шәһәренең Ленин урамындагы зур йортны, Нефтьчеләр һәм Гарифуллин урамындагы Әлмәт җылылык челтәре җәмгыяте бинасы һәм шәһәргә Яр Чаллы ягыннан килүче юлның “капкасын” шәһәрнең иң матур урыннарына әйләндерергә тиеш.

Проектны Санкт-Петербург шәһәренең урам сәнгатен тикшерү һәм үсеш институты чынга ашырды. Институтның академия проектлары кураторы Михаил Астахов мәдәниятен, тарихын ассызыкларга иске-татар графикасын кулланылуын әйтте. Шулай ук "Алтын алмалар" әкияте персонажлары да урын алачак.

“Һәр шәһәрнең җаны була, ә Әлмәттә ул аеруча сизелә. Әлмәт бик тә үзенчәлекле шәһәр, ә безнең максатыбыз – шул үзенчәлекне арттыру. Милләтнең тарихын, мәдәниятен ассызыкларга иске-татар графикасын кулландык. Эш бик тә катлаулы булды, чөнки рәсемнәрне тигезлеккә түгел, ә боҗра формасы булган гаражда ясадык. Аның тәрәзәләре күп булу да эшне катлауландыра”, – дип сөйләде Михаил Астахов.

“Без Әлмәт шәһәрен дөньяга танытырга телибез. Фотографлар безнең рәссамнарыбызның эшен фотога төшергәннән соң, алар интернет аша дөньяга таралачак. Арт-рәссам эшендә фото зур урын алып тора”, – ди шәһәр программалары кураторы Полина Еж.

“Безгә халык сүзе бик мөһим. Бу эшләрне бер генә айда эшләп тә бетереп булмый, чөнки шәһәрнең тарихын өйрәнергә күп вакыт китә. Бездә һәр шәһәр аерым бер ил кебек. Шуңа тарихны өйрәнү мөһим”, – диде куратор.

Исегезгә төшерәбез, кичә, Әлмәттә шәһәрнең туган көне һәм нефтьчеләр көне бәйрәм ителде. 

Белешмә өчен: "Алтын алмалар" әкияте балаларның зур байлык булуы турында сүз бара. Яшәгән ди борын-борын заманнарда ике күрше. Берсе бу күршеләрнең бик бай булган ди, ә берсе бик ярлы. Бай күршеләре кичке ашны ашап-эчәләр дә икән, тавышсыз-тынсыз гына яталар икән йокларга. Ә ярлы күршеләрдә гел тавыш-гауга, җылау-җырлау, көлү тавышлары яңгырап торган. Бу эшкә теге байның исе киткән. Үз-үзенә “боларның гомерләренә ашарларына, киярләренә юк, алай да вакытларын шук үткәрәләр, ә безнең байлыгыбыз шулкадәр күп, алай да шат яшәмибез”, ди икән. Беркөн бу ярлы күршесеннән сораган: “Сез ничек шулай шат яшисез?” Ярлы моңа әйткән: “Безнең җиде алтын алмабыз бар, без шулар белән уйныйбыз”. Шуннан соң бу бай 20 алтын алма ясатып алып кайта икән. “Хәзер без дә шат яшәрбез”, – ди ул хатынына. Моның хатыны бер почмакка, үзе икенче почмакка утыралар икән дә, алтын алмаларны бер-берсенә тәгәрәтеп уйный башлыйлар. Беренче вакытта кызык була, бераздан бернинди дә кызыгын тапмыйлар, уенны ташлыйлар. Шуннан соң бай ярлыга үзләренең ничек уйнаганнарын сөйләп бирә. Ярлы моңа әйтә: “Мин сиңа андый алмалар турында әйтмәдем. Әгәр безнең алмаларны күрәсегез килсә, кич белән безгә керегез”, – ди. Кич булгач, бай хатыны белән боларга керә. Керсә, боларның җиде баласы кайсы бии, кайсы җырлый, кайсылары үзара сугыша, кайсылары төрле уеннар чыгарып ята икән. Байларның да балаларга карап күңелләре ачыла. Шуннан соң бу бай ярлыга: “Синең байлык минем байлыктан да күбрәк икән”, – ди.