Зәйдә Шәһәр көнендә музей да читтә калмады

Укучылар арасында “Без – зәйлеләр” дигән турнир оештырылды

 (Казан, 3 сентябрь, “Татар-информ”). Зәй туган як тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре урыннарга чыгып, халыкның төрле катламы белән эшли. Коллектив 30 август - Шәһәр көнендә укучылар арасында “Без – зәйлеләр” дип исемләнгән турнир оештырды. Укучылар 4 командага бүленеп, Зәйнең үткәне, бүгенгесе, аның күренекле кешеләре турындагы сорауларга җавап бирде. Чарада үзәк китапханә хезмәткәрләре хөкемдарлык итте, җиңүче команда билгеләнде, дип белдерә “Зәй офыклары” басмасы.