news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар скульпторы Әлфиз Сабиров Мәскәүдә үзенең иң яхшы эшләрен күрсәтәчәк

Тамашачылар рәссамның сиксәннән артык иң яхшы эшен (бронза һәм гипстан ясалган сыннар, зәркән бизәнү әйберләре, келәмнәр һ.б.) күрә алачак.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). 4 августтан 3 октябрьгә кадәр Мәскәүнең Дәүләт Көнчыгыш музеенда татар скульпторы Әлфиз Сабировның күргәзмәсе узачак.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, тамашачылар рәссамның сиксәннән артык иң яхшы эшен (бронза һәм гипстан ясалган сыннар, зәркән бизәнү әйберләре, келәмнәр һ.б.) күрә алачак.

Рәссам җентекләп әзерләнгән һәм күп кенә образларда чагылдырылган үз мифологиясен булдырган. Бу – аның хыялында туган Аллалар һәм сугышчылар, көнчыгыш принцессалары, хайван-тотемнар дөньясы.

Сәнгать дөньясында кабул ителгән яшь категорияләре буенча Әлфиз Сабировны яшь буынга кертсәләр дә, иҗатының тирәнлеге һәм осталык дәрәҗәсе җитлеккән рәссам турында сөйләргә мөмкинлек бирә. Бүген аның кебекләрне «self-made man» дип атыйлар.

Традицион татар гаиләсендә тәрбияләнгән рәссам табигый рәвештә үткәннәрнең мәдәни рухын үзенә сеңдергән. «Минем иҗатымда милли, космик, борынгы мотивлар һәм образлар күп. Ул борынгы артефактларга – казу эшләре вакытында табылган, кайчандыр йола элементлары булган һәм безнең көннәргә инде кыйпылчыклар яки фрагментлар рәвешендәге сәнгать фактлары буларак килеп җиткән әйберләргә нигезләнгән. Легенда һәм мифларның структур элементларын мин тормыш халәте буларак карыйм», - ди Әлфиз Сабиров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100