«Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары Кырымда ял итеп кайтты

Фестивальнең 230 лауреаты Кырымның Саки шәһәрендә урнашкан «Зәңгәр дулкын» шифаханәсенең балалар сәламәтләндерү лагерендә ял иткән.

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). «Созвездие-Йолдызлык» фестивале лауреатлары Кырымда 18 көн ял итеп, бүген аларның поезды Казанга кайтып төште. Традицион җәйге иҗади смена Татарстан Президенты һәм Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән узган.

Татарстанның 17 муниципаль берәмлегеннән фестивальнең 230 лауреаты Кырымның Саки шәһәрендә урнашкан «Зәңгәр дулкын» шифаханәсенең балалар сәламәтләндерү лагерендә ял итте, дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Смена программасында балаларның ялы белән бергә белем бирү өлешенә дә аерым игътибар бирелгән. Казан консерваториясе профессоры Зилә Сөнгатуллина, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Эфир» телекомпаниясенең мәдәният бүлеге мөхәррире Дмитрий Пивоваров, «Дорога из города» бию театры студиясе солистлары, шулай ук фестиваль хәрәкәтенең узган елларда җиңүчеләре — Россия театр сәнгате-ГИТИС институтын тәмамлаучылар осталык дәресләре уздырганнар.

«Мастер-класста мин вокалчылар файдалана торган кечкенә хәйләләрем белән уртаклаштым. Мәсәлән, без чыгыш алдыннан дулкынлануны киметергә һәм җырларны сыйфатлы итеп башкарырга өйрәндек», — дигән Зилә Сөнгатуллина.

Кульминация буларак, Кырым халкы һәм ял итүчеләр өчен зур бәйрәм концерты куелган. Фестивальне алып баручы Марина Ясельская сүзләренә караганда, концерт өчен Севастопольдән профессиональ тавыш һәм яктырту аппаратурасы, шулай ук диодлы экраннар китертелгән. «Концерт "Созвездие-Йолдызлык"ның иң яхшы традицияләрендә узды», — дип хис-кичерешләре белән уртаклашкан ул.

Смена ахырында ябылу тантанасы оештырылган, анда һәр бала һәм барлык педагоглар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән истәлекле бүләкләр алган.

Сентябрьдән үк республиканың төрле шәһәр һәм районнарында узачак яшь башкаручыларның зур концертлары старт ала.