news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа һәм Кариев театрлары Грозныйда милли театрлар фестивалендә катнаша

«Федерация» фестивале Чечня Республикасында 11 – 19 сентябрь көннәрендә үткәреләчәк.

(Казан, 3 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Грозный шәһәрендә узачак «Федерация» театр фестивалендә быел Татарстанның ике театры катнаша.

«Федерация» милли театрлар фестивале программасына Буа дәүләт театрының «Шобага» һәм Кариев яшь тамашачы театрының «Озын-озак балачак» спектакльләре кертелгән.

Фестиваль Чечня Республикасының Грозный шәһәрендә 11 — 19 сентябрь көннәрендә була. Программага татар, саха, балкар, башкорт, хакас, черкес, коми, чечен һәм башка театрлар — барлыгы 14 милли театр кертелгән.

«Федерация» милли театрлар фестивале 2019 елдан башлап уздырыла. 2020 елда әлеге фестивальгә Татарстаннан Әтнә һәм Кариев театрлары, 2019 елда Әлмәт һәм Камал театрлары барган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100