news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда «Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре» дигән темага викторина булды

Катнашучылар өчен хәрәкәтчән уеннар, күңелле биюләр, спорт эстафеталары оештырылды.

Азнакайда «Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре» дигән темага викторина булды
aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 3 август, «Татар-информ», «Маяк»). Азнакай шәһәренең Тарсус паркында «Мәдәни мохит» проекты кысаларында, «Мәдәни үзәк» Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап, «Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре» дигән темага викторина үткәрде.

Чара республикада яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре, шулай ук телләрнең әһәмияте һәм күптөрлелеге турында сөйләү белән башланып китте. Балалар зур кызыксыну һәм дәрт белән викторинада катнашты, үзләренең Татарстан халыклары, аларның тарихы һәм гореф-гадәтләре, төрле милләтләрнең көнкүреш һәм сәнгать-мәдәнияте турында белемнәрен күрсәттеләр.

Катнашучылар өчен хәрәкәтчән уеннар, күңелле биюләр, спорт эстафеталары оештырылды. Балаларга бигрәк тә татар орнаментын агач медальоннарга ясау буенча мастер-класс ошады.

Бәйрәм балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдырды, балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә, төрле милләт кешеләрен хөрмәт итәргә өйрәтте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100