news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар-информ» Казан филармониясе җырчылары катнашындагы «фатирникны» онлайн күрсәтә

«Фатирник» бүген 15:30 сәгатьтә булачак.

«Татар-информ» Казан филармониясе җырчылары катнашындагы «фатирникны» онлайн күрсәтә

(Казан, 3 август, «Татар-информ»). Бүген, 3 августта, 15:30 сәгатьтә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан шәһәр филармониясе җырчылары белән очрашу булачак.

Чарада Равил Харисов,  Рөстәм Закиров, Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Асаев катнашачак. Спикерлар «Татар җырчысының иҗтимагый тормышта тоткан урыны» хакында фикер алышачак, шулай ук репертуарларындагы иң популяр җырларын да башкарачак.

«Татар-информ» Казан шәһәр филармониясе җырчылары катнашындагы «фатирникны» онлайн күрсәтәчәк. Онлайн карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/video/general/03-08-2020/kazan-filarmoniyase-yrchylary-katnashynda-fatirnik-5760828

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100