Казанда TAT CULT FEST фестивале узачак

Өч сәхнәдә төрле илләрдән 30дан артык башкаручының чыгыш ясавы көтелә.
(Казан, 3 август, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). 30 август көнне Казан Кремле территориясендә заманча татар мәдәнияте өлкәсендәге төп вакыйга - TAT CULT FEST фестивале узачак. Өч сәхнәдә 30дан артык башкаручының чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумының дискуссия мәйданчыгында автор-башкаручы Рәдиф Кашапов хәбәр итте."TAT CULT FEST - ул өч көнлек мультиформатлы TAT CULT арт-программасының бер өлеше булып тора. Фестиваль кысаларында Казан режиссерлары һәм артистларының кинолары һәм театраль чыгышлары, яшь рәссамнарның эшләре күрсәтеләчәк. Моннан тыш, әдәби ишегалды, лекторий, күргәзмә зоналары оештырылачак. Чараны Yummy Music, Бөтендөнья татар яшьләре форумы уздыра", - диде ул. Фестивальдә 30дан артык башкаручының чыгыш ясавы көтелә. Алар арасында Зөлфия Камалова (Австралия), Энвер Измайлов (Кырым), Super Tatar (Финляндия-Германия), Aygyul (Австрия), АИГЕЛ (Санкт-Петербург), Ислам Сатыров (Ставрополь крае) бар.