Уфадагы татар иҗатчылары да абруйлы бүләккә дәгъва итә

Башкортстан Президенты каршындагы әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге 2010 елгы Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре буенча комиссия шушы абруйлы бүләккә дәгъва итүчеләр исемлеген бәян итте

(Уфа, 3 август, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан Республикасы Президенты каршындагы әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге 2010 елгы Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре буенча комиссия шушы абруйлы бүләккә дәгъва итүчеләр исемлеген бәян итте. Әлеге бәйгегә бу юлы җиде кеше үткән. Алар арасында ике татар иҗатчысы да бар.
Берсе - Уфада яшәүче күренекле татар фоторәссамы Рамил Килмәмәтов. Икенчесе – танылган композитор Рөстәм Сабитов.
Рамил Килмәмәтов - талантлы татар егете. Чыгышы белән Башкортстанның Благовар районындагы киң билгеле Каргалы авылыннан ул. Халкыбызга Әмирхан ага Еники кебек олуг шәхесне биргән авылдан шундый талантлы фоторәссамның да чыгуы гаҗәп түгел. Россиянең һәм Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рамил Исмәгыйль улы Килмәмәтов фоторәссам иҗатында үзе генә югары үрләргә ирешеп калмады, ә дистәләрчә яшь фоторәссамнарны да шушы һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәтте.
Әлеге көндә ул Уфадагы Халык иҗаты үзәгенең “Агыйдел” фотоклубы җитәкчесе. РФ Фоторәссамнар берлеге идарәсе сәркатибе буларак та күп эшләр башкара талантлы милләттәшебез. Салават Юлаев исемендәге бүләккә Р.Килмәмәтов, нәтиҗәле күргәзмә эшчәнлеге һәм “Башкортстан – минем йөрәгемдә”, “Башкортстан - әткәм йорты” исемле автор китап-фотоальбомнары өчен тәкъдим ителде.
Рөстәм Сабитов та күренекле шәхес. Ул талантлы татар композиторы Нариман Сабитовның улы. Рөстәм әфәнде берничә ел Башкортстан Композиторлар берлеге идарәсе рәисе вазыйфаларын да башкарган иде. Салават Юлаев исемендәге бүләккә Р.Сабитов М. Кәримнең “Ташлама утны, Прометей!” трагедиясе буенча “Прометей” балетына музыка язганы өче тәкъдим ителде.