news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

Сайлап алу турлары октябрь, ноябрь айларында Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казанда үткәрелер дип планлаштырыла.

«Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады
Рамил Гали/архив

(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады. Бу хакта фестивальнең матбугат үзәге хәбәр итә.

«Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр фестиваленең генераль продюсеры Дмитрий Туманов фестивальнең һичшиксез узачагына ышандыра. Ул республика предприятие җитәкчеләрен фестиваль хәрәкәтендә активрак катнашырга чакыра.

Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 25 сентябрьгә кадәр онлайн тапшырыла.

Сайлап алу турлары октябрь, ноябрь айларында Түбән Кама, Әлмәт, Яшел Үзән һәм Казанда үткәрелер дип планлаштырыла. Суперфинал белән гала-концерт та Казанда үтәчәк.

Фестиваль ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100