Кариев театры балалар һәм яшүсмерләр өчен "ASYL" драматургия бәйгесе игълан итте

Пьесаның соңгы ике елда язылуы һәм сәхнәгә куелмаган булуы шарт.
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Габдулла Кариев исемендәе Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры балалар һәм яшүсмерләр өчен "ASYL" Бөтенроссия драматурия конкурсын игълан итә. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итте. 
 
Конкурсның төп максаты - яшь тамашачы театрларының репертуарын яңа пьесалар белән баету. 
 
Текст күләме һәм жанр сайлау мөмкинлеге чикләнмәгән. Текстлар татар һәм рус телләрендә язылган булырга мөмкин. Бер автордан 2 әсәр кабул итү мөмкинлеге каралган. Пьесаның соңгы ике елда язылуы һәм сәхнәгә куелмаган булуы шарт.
 
 
Катнашучыларны 4 яшь категориясенә бүлеп бәяләячәкләр. Һәр номинациядә бер генә пьеса җиңәчәк.
 
Әсәрләрне 1 октябрьгә кадәр юлларга кирәк. Җиңүчеләр 30 ноябрь көнне бүләкләнәчәк, диелә хәбәрдә.