420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Балтач, 3 июль, «Татар-информ», «Хезмәт»). Балтачта җәйнең тәүге көнендә «Сабантуй» ял паркында удмурт халкының милли бәйрәме «Гырон-быдтон» оештырылды, дип яза җирле басма.
Бәйрәм ат чабышы белән башланды. Удмурт халкының тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен яктырткан махсус мәйданчык әзерләнгән иде. Бәйрәмне ачу тантанасында кунакларны изгеләштерелгән ботка белән сыйладылар, «Гырон-быдтон»ның флагын күтәрделәр. Гармунчылар парады, җырлы-биюле әйлән-бәйлән, районның һәм республиканың удмурт фольклор ансамбльләре чыгышлары, «Удмурт чибәре» конкурсы, Удмуртиянең профессиональ сәнгать коллективлары чыгышы, төрле спорт уеннары үткәрелде.