Астанада Татар киносы көннәрендә "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк

"Мулла" - Туфан Миңнуллинның шул исемдәге әсәре буенча төшерелгән.
(Казан, 3 июль, "Татар-информ"). Астанада Татар киносы көннәрендә "Мулла" фильмы күрсәтеләчәк. Бу хакта Казахстан Татар конгрессы хәбәр итә. Астанада Татар киносы көннәре 4-5 июль көннәрендә узачак.  "Мулла" - Туфан Миңнуллинның шул исемдәге әсәре буенча төшерелгән. Аның нигезен яшь хәзрәтнең хәзерге чордагы динсезлек, ваемсызлык белән көрәшүе тәшкил итә. Фильм Татарстанның Әтнә районында төшерелгән. Режиссеры- Әмир Галиәскәров, Рамил Фазлиев.