Мәдәни универсиада кысаларында ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее 4 күргәзмә тәкъдим итә

Күргәзмә проекты 15 нче августка кадәр эшләячәк

 (Казан, 3 июль, «Татар-информ»). 5 нче июльдә ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее Мәдәни универсиада кысаларында 4 төрле күргәзмә тәкъдим итә.

1 нче күргәзмә “Татарстанның хәзерге заман рәссамнары әсәрләрендә тарихи рәсем сәнгате” («Историческая живопись в произведениях современных художников Татарстана») дип атала. Анда 80 нче еллар ахырыннан үзенең сәнгать телен эзләгән рәссамнарның әсәрләре тәкъдим ителгән.

Тагын бер күргәзмәне татар, башкорт һәм чуаш рәссамнары берләшмәсе – “Тамга” төркеме тәкъдим итә. Әлеге рәссамнар этник авангард стилендә эшлиләр. Төркем лидеры Хәмзә Шәрипов реаль тормышны символлар җыелмасы аша бирә.

Шулай ук әлеге күргәзмәдә Фәрит Вәлиуллин, Мәдияр Хаҗиев, Рабис Саляхов, Рият Мөхәммәтдинов, Хәмит Латыйпов һәм Сәгыйдә Сираҗиева әсәрләре күрсәтелә.

3 нче күргәзмә “Казан фотографлары әсәрләрендә спорт” («Спорт в произведениях фотографов Казани») дип аталган. Күргәзмәдә фотографлар Георгий Козлов, Солтан Исхаков, Риф Якупов һәм Николай Александров әсәрләре тәкъдим ителгән.

4 нче күргәзмә “Казан графкомы” (“Казанский графком – казанская графика”) дип атала. Монда формаль булмаган “Казанский графком” берләшмәсе эшләре күрсәтелә. Берләшмәне Александр Артамонов җитәкли. Анда 3 коллектив проект тәкъдим ителә.

Шулай ук күргәзмәдә Казандагы В.И. Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтының графика бүлеге студенлары эшләре дә күрсәтелә.

350гә якын сәнгать әсәре тәкъдим ителгән күргәзмә проекты 15 нче августка кадәр эшләячәк.