Нурлатта чуаш мәдәниятынең 4нче Бөтенроссия Уяв бәйрәме уза

Илдар Халиков: “Милләт һәм диннәрнең күптөрлелеге – кешеләрнең төп байлыгы”
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). Бүген ТР Нурлат районында чуаш мәдәниятынең 4нче Бөтенроссия Уяв бәйрәме уза. Бәйрәмдә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.
Нурлатта дәрәҗәле кунакларны иртәдән көттеләр. Алар өчен мәдәни программа әзерләнгән иде. Татарстан Премьер-министрын һәм чуаш республикасы вәкилләрен Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милли коллективлар каршы алды. Алар – Чабаксар, Ульяновси, Төмән, Тольятти, Уфа, Самара вәкилләре.
Милли коллектив вәкилләре җырлады, биеде, чуаш ашларын авыз итәргә тәкдим итте. Илдар Халиков халык промыселлары күргәзмәсен кызыксынып карады. Биредә декоратив–кулланма сәнгатьнең чуаш төрләре: чигү, агач сәнгате, сынлы сәнгать, кул эшләре тәкъдим ителгән иде.
Премьер-министр бәйрәмгә җыелган халыкны чуаш, татар һәм рус телләрендә сәламләде.
“Милләт һәм диннәрнең күптөрлелеге – кешеләрнең төп байлыгы икәнлеген барыбыз да аңлап бетерми. Бу бәйрәмне саклап калучыларга рәхмәт. Без аны бик үк яхшы булмаган һава шартларында каршы алабыз, әмма бердәмлек атмосферасы бу сезон сынауларын җиңәргә булышыр”, - диде И.Халиков.
Ул шулай ук ТР Президенты сәламләвен укыды һәм Рөстәм Миңнехановның күтәренке кәеф, ныклы сәламәтлек һәм иминлек теләвен белдерде.
Бәйрәмне оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, ТРдагы чуаш милли мәдәни автономиясе, Нурлат районы башкарма комитеты.
Традиция буенча бәйрәмдә Чувашия делегациясе актив катнаша. Аның составында танылган мәдәният, сәнгать эшлеклеләре һәм сәясәтчеләр бар.
Сүз уңаена, Татарстанда 126 меңнән артык чуаш кешесе яши, бу сан буенча республикада татар һәм руслардан соң өченче урында дигән сүз.