Фәридә Салитова: “Яшь башкаручылар” бәйгесе — яшьләр өчен әзерлек мәктәбе ул

Әлеге чараның төп максаты — яшьләргә сәнгать дигән олы дөньяның никадәр катлаулы икәнлеген, сәхнәнең белем таләп итүен аңлату
(Казан, 3 июль, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Казан Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультетында “Яшь башкаручылар” дип исемләнгән бәйге башланды. Бер генә көнгә исәпләнгән әлеге чарада рсепубликаның шәһәр һәм районнарыннан утыздан артык егет һәм кыз катнаша.
Музыка һәм җыр сәнгатен сайлаган яшьләрне туры юлга җибәрүне, сәнгать дигән олы дөньяның никадәр катлаулы икәнлеген, сәхнәнең белем таләп итүен аңлатуны максат итеп куйган “Яшь башкаручылар” бәйгесе инде өченче ел рәттән үткәрелә. “Мәктәпне тәмамлаган яшьләрнең күбесе кая укырга барырга, нинди һөнәр сайларга белми. Кайберәүләр исә белем алмый гына сәхнәдә чыгып җырлауны җиңел эш итеп күзаллый. Без исә аларга шушы юнәлештә киңәш бирәбез, мөмкинлекләрен ачыклыйбыз һәм инде аларга үзебезнең уку йортында белем алырга тәкъдим ясыйбыз. Дөресрәге, бу бәйге алар өчен генераль репетиция булып тора һәм яшьләргә сәхнәдә үзләрен ничек тотарга, имтиханда югалып калмаска бер этәргеч ролен башкара.
Әйтергә кирәк, безнең факультетның мөмкинлекләре киң, юнәлешләре төрле. Гәрчә диплом алганда “музыка укытучысы” дигән белгечлек бирелсә дә, үзләрен эстрадада таныткан шәхесләр дә аз түгел. Алар арасында Вил Усманов, “Фәридә-Алсу” дуэты, Айдар Галимов һәм башкалар бар.
Төп эшебез укытучылар әзерләп чыгару булса да, без әле фән кешеләрен дә әзерлибез”, - дип билгеләп үтте Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының музыка факультеты деканы, профессор Фәридә Салитова.
Фәридә ханым әйтүенчә, быелгы бәйгедә катнашучылар арасында 9-10 сыйныфта белем алучылар да бар икән. Алар исә үзләренең осталыкларын “Вокал” һәм “Уен кораллары” дигән ике номинациядә күрсәтә. Яшь талантларның мөмкинлекләрен профессор Фәридә Салитова җитәкчелегендәге жюри бәяли. Әлеге составта шулай ук Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Рәгъде Халитов, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев һәм башкалар бар.