Уфада Рудольф Нуриев исемендәге XXI Халыкара балет сәнгате фестивале төгәлләнде

Башкортстан башкаласында балет бәйрәме җиде көн дәвам иткән.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Уфада җиде көн дәвам иткән Рудольф Нуриев исемендәге XXI Халыкара балет сәнгате фестивале төгәлләнде. Бәйрәмне Россия һәм чит ил сәхнә йолдызлары катнашындагы традицион гала-концерт йомгаклады. Биредә республика башлыгы Рөстәм Хәмитов та булды.

Гала-концертта Мәскәү Кремль балеты солистлары Екатерина Первушина һәм Егор Мотузов, Россия Зур театр солисткасы Ангелина Карпова, Сан-Франциско балеты солистлары Лорен Стронджин һәм Джозеф Уолш, Япония артисткасы Саори Коике һәм башка данлыклы артистлар чыгышы булды. Чарада шулай ук 2005 елда Нуриев фестивалендә катнашып, уфалыларга яхшы таныш Гранд-опера (Франция) солисты Алессио Карбоне чыгышы да көтеп алынды.

Башкортстан Республикасы балетын лаеклы рәвештә Уфа труппасының әйдәп баручы солистлары Гөлсинә Мәүликасова, Сергей Бикбулатов, Олег Шайбаков, Рөстәм Исхаков, Софья Гаврюшина, Руслан Әбелханов, Алиса Алексеева, Таһир Таһиров һәм башка артистлар, шулай ук кордебалет труппасы һәм Рудольф Нуриев исемендәге Башкорт хореография көллияте укучылары тәкъдим итте.

Искәртеп үтик, Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивале (Нуриев фестивале) – 1987 елдан башлап, Казанда ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында үткәрелә торган балет фестивале. 

Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара балет сәнгате фестивален Уфада 1993 елның мартыннан, Рудольф Нуриев вафатыннан соң үткәрә башлыйлар.

Тагын бер үзенчәлек - Татарстандагы Нуриев фестивале рус текстларында "и" хәрефе белән язылса (Нуриевский), Уфадагысы "е" хәрефе белән языла - Нуреевский. Бу - Татарстандагы фестивальнең атамасы «Международный фестиваль классического балета имени Рудольфа Нуриева» рәсми рәвештә теркәлгәннән соң барлыкка килгән үзенчәлек.