Казанда - Аксенов скверында - балалар өчен бәйрәм була

Ул Пушкинның туган көне уңаеннан уздырыла.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Казанда 4 июньдә Аксенов скверында “Пушкин белән янәшә” дип аталган Гаилә бәйрәме узачак.

Аксенов йорты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бәйрәмне Аксенов йорты "Творчество 0+” гаилә проекты белән бергә оештыра.

Бәйрәмдә җанлы музыка, шигырьләр уку, ярминкә, балалар һәм әти-әниләре өчен кызыклы чаралар булачак. Балаларга “Мир” кинотеатрында “Татармультфильм” берләшмәсе тарафыннан “Стрела наследия” мультфильмы күрсәтеләчәк.

Бәйрәм Александр Сергеевич Пушкинның 218 еллыгы уңаеннан оештырыла, һәм ул кечкенә тамашачыларга адреслана.