“Нәүрүз” XII халыкара театр фестиваленең иртәгә булачак афишасы тәгаенләнде

Иң күп спектакльләр фестиваль ябылуга 1 көн кала күрсәтеләчәк

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 4 июнь, “Нәүрүз” халыкара театр фестивале ябылуга 1 көн кала, тамашачыларга иң күп спектакльләр тәкъдим ителәчәк.

Иртәнге 11.00 дә “Әкият” балалар үзәгендә Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачылар театрының “Айрыз Батыр” спектаклен карарга мөмкин. Аның режиссеры — Ренат Әюпов.

Шул ук сәгатьтә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Казакъстанның Астана шәһәр хакимияте “Жастар театры”ның “Тискәрегә — авызлык” спектакле күрсәтелә башлый. Ульям Шекспир комедиясен сәхнәгә режиссер Нурканат Жакымпай куйган.

Сәгать 14.00 дә В. И. Качалов исемендәге Зур рус драма академия театрының кече залында Зөлфиянең “Хәтер кыйпылчыклары” спектаклен карарга мөмкин булачак. Сәхнәдә — “Нәүрүз” фестивалендә быел беренче генә тапкыр катнашучы Үзбәкстанның Ташкент шәһәреннән “Дийдор” театр студиясе чыгыш ясый.

Шулай ук бу көнне Г. Камал театрының кече сәхнәсендә Әлмәт Татар дәүләт драма театрының да чыгыш ясавы көтелә. Тамашачыларга алар Вербатимның “Язылмаган язмышлар” спектаклен тәкъдим итәчәк. Ул сәгать 18.00 дә башлана.

Сәгать 18.30 да К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Әзәрбәйҗан дәүләт милли драма академия театрының “Илаһи уен” спектакле булачак. “Коркыт бабай китабы” эпосының “Бугач-хан, аның улы Дирсе-хан” поэмасы буенча этно-мюзиклны режиссер Микайыл Микайылов сәхнәләштергән.

Сәгать 20.00 дә Г. Камал театрының зур сәхнәсендә М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт драма академия театры М. Гафури әсәре буенча куелган “Кара йөзләр” спектаклен тәкъдим итә. Аның режиссеры — Айрат Әбушәхмәтов.