“Нәүрүз” XII халыкара театр фестивале эшен дәвам иттерә

Тамашачыларга һәм тәнкыйтьчеләр коллегиясенә 3 спектакль тәкъдим ителә

(Казан, 3 июнь, “Татар-информ”). Казанда төрки халыкларның “Нәүрүз” XII халыкара театр фестивале эшен дәвам иттерә.

Бүген тамашачыларга һәм тәнкыйтьчеләр коллегиясенә Казакъстанның Н. Жантурин исемендәге Мангистау өлкә музыкаль-драма театры “Зилзилә” (“Цунами”) спектаклен тәкъдим итәчәк. Аның режиссеры — Гөлсинә Мергалиева, сәхнәгә куючы рәссам — Гөлнар Канафина, пластика буенча режиссер — Гөл Зиятова, музыкаль бизәлеш авторлары — Майра Бакбердиева, Асия Избасарова, Рамзан Актаев.

Спектакль Мөхтәр Ауэзовның “Матәмдәге гүзәл” әсәрен, атаклы немец классигы Стефан Цвейгның “Амок” новелласын, 2011 елда Япониядә булган һәм котычкоч җимерүләр, зур югалтуларга китергән цунами вакыйгаларын үз эченә алган.

Спектакльне сәгать 18.00 дә В. И. Качалов исемендәге Зур рус драма академия театрында карарга мөмкин.

Шулай ук бүген К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында сәгать 18.30 да Саханың (Якутия) П. А. Ойунский исемендәге Саха академия театрының да спектаклен карарга мөмкин. Алар тамашачыларга Ульям Шекспирның “Тиит” трагедиясен тәкъдим итәчәк.

Спектакль У. Шекспирның “Тит Андроник” трагедиясе буенча сәхнәләштерелгән. “Канлы трагедия” жанрына караган бу пьеса бөек драматургның беренче әсәрләренең берсе.

“Тиит”ның режиссеры — Сергей Потапов, сценография — Михаил Егоров, музыкаль бизәлеш — Владимир Престяков.

Моннан тыш, бүген сәгать 19.00 дә Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә К.В. Иванов исемендәге Чуаш дәүләт академия театрының спектаклен карау мөмкинлеге бар. Арсений Тарасов әсәре буенча куелган “Мунча көне” драмасының режиссеры һәм сәхнәгә куючы рәссамы — Валерий Яковлев, композитор — Николай Казаков.

“Мунча көне” әсәрендә автор геройларның язмышын туган нигез, туган авыл, ата-ана, ялгыз калган өлкәннәр язмышы белән бер фәлсәфи җирлеккә бәйли, режиссер исә боларның барысын да образлы итеп, хис-тойгыларга баетып сәхнәләштерүгә ирешә.

Спектакльләргә билетларны театрларның кассаларыннан һәм интернеттан алырга мөмкин.

Искәртеп үтәбез: “Нәүрүз” XII халыкара театр фестивале Казанда 1 июньдә башланды һәм 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.