Уфа “Нур” татар театры тамашачыларга яңа күчтәнәч әзерли

Бу юлы нурлылар рус классикасына мөрәҗәгать итте. А. Островскийның “Без вины виноватые” әсәрен сәхнәләштерә алар
(Уфа, 3 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстан театрларының кайберләре бу көннәрдә иҗат мизгелен япса, Уфа “Нур” татар дәүләт драма театрында яңа премьера өстендә эшнең иң кызган чагы.
Бу юлы нурлылар рус классикасына мөрәҗәгать итте. А. Островскийның “Без вины виноватые” әсәрен сәхнәләштерә алар. Пьесаны сәхнәгә Сарытаудан чакырылган талантлы режиссер Олег Сливко куя. Декорацияләр хәстәрлеген дә үз өстенә алган ул.
Яңа спектакльдә “Нур” театрының өлкән буын артистлары да, яшь иҗат көчләре дә катнаша. Театрның әйдәүче актеры, Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховның әйтүенчә, яңа премьера өстендә эш бик кызыклы һәм мавыктыргыч бара.
“Сарытаудан килгән режиссер белән эшләве бик җиңел. Марсель ага Сәлимҗанов мәктәбе сизелә аның иҗат эшчәнлегендә”, - ди ул.
“Нур” театрының яңа эшен тамашачылар беренче булып 3-4 июль көннәрендә күрә алачак. Шуның белән быелгы сезонны да яба нурлылар.