Уфада “Урал моңы” халыкара сәнгать бәйгесе тәмамланды

Башкортстанда төрки яшьләрнең “Урал моңы” халыкара җыр-музыка ачык бәйге-фестивале яңа талантларны ачыклады
(Уфа, 3 июнь, “Татар-информ”, Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанда төрки яшьләрнең “Урал моңы” халыкара җыр-музыка ачык бәйге-фестивале яңа талантларны ачыклады.
Быел ундүртенче тапкыр уздырылган бу бәйгедә сәнгать төркемнәре дә, аерым башкаручылар да катнашты. Төркия, Монголия, Төрекмәнстан, Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан Республикаларыннан, Татарстаннан, Алтайдан, Дагыстаннан, Калмыкстаннан, Тывадан, Карачай- Черкесстан, Хакасиядән һәм башка төбәкләрдән дә булды яшь җырчылар.
Башкортстан исеменнән әлеге абруйлы сәнгать бәйгесендә уннан артык яшь җырчы һәм ике вокаль-эстрада төркеме чыгыш ясады. Алар арасында яшь татар башкаручылары да булды.
Бәйгенең финал өлеше һәм Гала-концерт Уфадагы мәһабәт Конгресс-холл бинасында үтте. Гала-концертта финалга чыккан егерме җырчы чыгыш ясады. Тамаша барышында җиңүчеләрне тәбрикләү һәм бүләкләү тантанасы да оештырылды.
“Урал-моңы-2008” бәйгесендә жюриның иң югары бәясен алган Тыва Республикасы кызы – Сайлык Оммун Гран-прига лаек булды. Аңа бүләкне Башкортстан вице-премьеры, мәдәният һәм милли сәяәст министры Илдус Илишев тапшырды.
Бәйгедә беренче урынга Кабарды-Балкардан “Асса” төркеме белән Казакъстаннан Гайни Жумашева чыкты. Икенче урынга Кырымнан Эльнара Кучук, Кыргызстаннан “Нэна һәм Казакъстаннан “Садә” төркеме менде.
Өченче дәрәҗә дипломнары Башкортстанның Нефтекама шәһәреннән татар кызы Гөлнара Батырова, Тывадан Монгуш Сәдаш, Төркиядән Ферриаль Башель һәм Кырымнан “Бельбек” төркеменә тапшырылды.
“Урал моңы” бәйгесенең чираттагысы 2010 елда оештырыла.