Тереньга район үзәгендә Сабан туе гөрләде

Ульяновски төбәгендә Сабантуй бәйрәмнәре Тереньга районыннан башланып китте
(Ульяновски, 3 июнь, “Татар-информ”, Исхак Хәлимов). Ульяновски өлкәсенең Тереньга районында 700гә якын милләттәшебез гомер кичерә. Аларның күпчелек өлеше Татарстанның Буа һәм Чүпрәле якларыннан килеп урнашкан. Биредә менә бишенче ел инде татар мохтәриятенең җирле бүлекчәсе эшләп килә. Татар милләтеннән булган җитәкчеләрне, ана теле укытучыларын һәм эшкуарларны үз канаты астына җыйган бу оешма ел саен районда Сабантуй бәйрәме үткәрү чарасын күрә.
Район үзәгенең стадионында көне буе гөрләгән милли бәйрәм бу юлы да йөзләгән дин вә канкардәшебезне бер мәйданга җыйды. Халкыбызның хезмәт һәм җыр тантанасында катнашучыларны беренче булып җирле мохтәрият җитәкчесе Камил Әминов сәламләде. Ул бәйрәмне оештыруда ярдәм күрсәткән барлык эшкуарларга да рәхмәт сүзләрен юллады. Сабан туе халкыбызның рухын күтәреп җибәрү, бердәмлеген ныгыту мөмкинлеге бирә, диде ул.
Тереньга муниципаль районы башлыгы Владимир Дергунов исә гаҗәеп дәрәҗәдә күркәм бәйрәмнең бу төбәктә дә тамыр җәя баруына чиксез сөенүен белдерде. Район хуҗасы фидакарь хезмәтләре белән хөрмәт казанган милләттәшләребезгә истәлекле бүләкләр дә тапшырды.
Ә өлкә татар милли-мәдәни мохтәрияте рәисе урынбасары Рифгать Әхмәдуллов Сабантуй бәйрәме тарихының ерак гасырларга барып тоташуы хакында бәян итте.
- Сабан туе быел Ульяновски өлкәсенең барлык авыл районнарында да узачак. Өлкә үзәгендә милли бәйрәмебезне дүрт җирдә оештыру максаты куйдык. Сембер-Ульяновскиның 360 еллыгын билгеләп үткән көнне, ягъни 12 июньдә ул Яңа шәһәрнең “Прибрежный” паркында гөрләячәк. Ә 21 июньдә Зөяаръягы районында урнашкан “Молодежный” паркында уздырырга ниятлибез. Өлкә Сабан туе 28 июнь көнне шәһәребезнең “Җиңү” паркында үтәчәк. Ульяновски губернаторы Сергей Морозов аны 2009 елда узачак федераль Сабантуйга генераль репетиция рәвешендә үткәрү бурычы куя. Икенче көнне шул ук паркта беренче тапкыр яшьләр Сабан туе гөрләячәк. Бу бәйрәмне өлкә Хөкүмәтенең яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән берлектә Татар яшьләре үзәге оештыра, - диде Рифгать Әхмәдуллов.
Стадионның төрле почмакларында халкыбызның милли уеннары оештырылган иде. Өлкән буын вәкилләре дә, яшьләр һәм балалар да колгага менү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, чиләк белән су ташу, гер күтәрү, аркан тарту ярышларында бик теләп катнаштылар.
Көрәш мәйданы тирәсен урап алган ир-егетләр исә Татарстан Республикасы һәм Ульяновски төбәге пәһлеваннарының бил алышуын күзәттеләр. Сабантуй батыры исеменә Мәләкәс шәһәре вәкиле Сергей Павлик лаек булды.
Милли бәйрәмнең концерт программасы да халыкның игътибарын җәлеп итте. Җирле үзешчәннәр һәм Ульяновскиның Татар мәдәни үзәге иҗат коллективы милләттәшләребезне җыр-моңнары белән сыйладылар.