Симферопольдә «Сөембикә варислары» балалар фестивале үтте

«Сөембикә варислары» дип аталган балалар фестивале Кырымда 200гә якын баланы җыйды
(Симферополь, 3 июнь, «Татар-информ»). Узган ял көннәрендә Симферопольнең кырымтатар музыкаль-драма тетарында «Сөембикә варислары» төрки-татар сәнгате балалар фестиваленең Кырым төбәк туры узды. Анда Кырымның төрле төбәкләреннән 200гә якын яшь талант иясе катнашты.
Театрның матур итеп бизәлгән залында җыелган балаларны Казаннан килгән ТРның халык артисткасы Гөлзада Сафиуллина һәм жюри әгъзасы ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Диләвәр Османов тәбрикләде.
Фестивальдә Мәскәү төбәк татар милли-мәдәни автономиясенең массакүләм мәдәни чаралар бүлеге мөдире Зәмзәмия Сәхәбетдинова җитәкчелегендәге кунаклар төркеме катнашты һәм алар җыелган халыкка Мәскәү татарларының котлавын җиткерде. Мәскәү татарлары исеменнән Гөлнара Шакирова фестивальдә чыгыш ясап, фестивальнең махсус бүләгенә ия булды.
Донецки өлкәсе татарлары исеменнән Макеевка шәһәренең яшь җырчысы Рамазан Ситдыйков катнашты һәм ул «Әниемә», «Ай, былбылым» «Чияле» дип аталган татар халык җырларын бик оста итеп башкарды. Ул да шулай ук махсус приз һәм акчалата бүләк алды.
Вокал номинациясендә беренче урынга Симферопольдән 11 яшьлек Әнвәр Ибраһимов, бию жанрында Симферопольдән «Җәмилә» ансамбле, нәфис сүз остасы номинациясендә Судак шәһәреннән Фәридә Усманова чыкты, инструменталь жанрда беренче урынны алучы булмады, ә икенче урын скрипкада С.Сәйдәшев әсәрләрен һәм кырымтатар халык көйләрен башкарган 8 яшьлек Мәдинә Мамбетовага тапшырылды.
Нигездә, барлык номинацияләр буенча төрле урыннар яулаган 18 җиңүчегә бүләкләр тапшырылды. Башка балаларга да шулай ук жюри тарафыннан истәлекле бүләкләр бирелде.
Фестиваль «Идел» республика ассоциациясе рәисе Илмир Тимергалиевнең финанс ярдәме белән үткәрелде. Фестивальнең жюри рәисе ТР һәм Украинаның атказанган сәнгать эшлеклесе Сәрвәр Какура булды.