Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле иҗади сәфәргә җыена

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле иҗади сәфәргә җыена

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Иртәгә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Карелия башкаласы Петрозаводски шәһәренә иҗади гастрольгә юл ала. 6 июньдә ул анда яшәүче ике меңнән артык милләттәшебезгә үзенең тулы бер концерт программасын тәкъдим итәчәк. Моннан тыш ансамбль кайбер мәдәни чараларда да чыгыш ясаячак.

Күпгасырлык милли традицияләребезне һәм мәдәниятебезне саклап калу һәм аларны яңадан халыкка кайтару Татарстан Дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең элек-электән төп максаты булып тора. Узган гасыр урталарында нәкъ менә шул максатларны күздә тотып оештырылган да инде ул. Хәзерге вакытта татар халкының этник төркемнәрен тулырак чагылдырган сәхнә әсәрләре белән бергә, ансамбльнең репертуарында дөнья халыкларының да биюләре һәм җырлары урын алган. "Ирланд халык биюе", "Боливия кичләре", испан халык биюе "Фламенко", аргентина көтүчеләре биюе "Гаучо" әнә шундыйлардан.

Ансамбльнең гастрольләре Петрозоводски шәһәрендәге чыгышлар белән генә тәмамланмый, ә 12 июнь көнне Мәскәүнең Кызыл Мәйданында Россия көне уңаеннан узачак чарада да аларның чыгышы көтелә.