Халык мәнфәгатен кайгыртучы шагыйрьнең әсәрләре китап булып чыкты

Халык мәнфәгатен кайгыртучы шагыйрьнең әсәрләре китап булып чыкты

(Казан, 3 июнь, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Мәктәп» нәшриятында Рәис Сафинның «Йөрәк парчалары» дигән китабы басылып чыкты. Анда шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары тупланган.

Китапка «Шатлык бүләк итә алуда, башны гамьгә сала белүдә чын бәхет» дигән кереш сүз язган шагыйрь Әхмәт Гадел Рәис Сафинны татар әдәбиятында вакыйга дип атый. Рәис Сафин халык мәнфәгатен кайгырткан шагыйрь һәм аның шигырь һәм поэмаларында бу игелекле сыйфаты көчле яңгырый, дип саный әдип. Ул аның «Моң», «Нәсихәт» һәм «Ана» дигән киң колачлы әсәрләрен аеруча көчле дип бәяли.

Талантларга бай Арча төбәгенең Субаш-Аты авылында туган шагыйрь бөек якташларының дәвамчысы булып тора. Китап «Васыять», «Сәер төш», «Һәркемнең үз тиңе», «Йә әйт, кеше!..» һәм «Дөнья бу» дигән бүлекләргә бүленгән. Анда шулай ук Р.Сафинның дүртьюллыклары һәм көй көткән шигырьләре белән дә танышып була.