^Хәния Фәрхи үзенең туган авылында Сабан туе оештыра

^Хәния Фәрхи үзенең туган авылында Сабан туе оештыра

(Уфа, 3 июнь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи иртәгә үзенең туган ягында – Башкортстанның Борай районындагы Сәләй авылында Сабан туе оештыра. Әлеге милли бәйрәмебезне яраткан җырчыбыз үзенең 45 яшьлек юбилеена багышлый.

Сәләй Борай районында иң кечкенә авыллардан санала. Хәзер анда нибары өч гаилә генә яши. Соңгы елларда биредән күп кенә яшьләр йә район үзәгенә, йә Уфага, йә башка төбәкләргә күченеп бетте. Бик тә моңсу күренеш бу. Хәния ханымның да авылда калган бер энесе узган ел Сәләйдән район үзәгенә күченде. Шулай итеп аларның туган-тумачасы бөтенләй дә калмады бу авылда. Хәния ханым үзенең туган авылын гел сагына, форсат чыккан саен анда калган бала чагы һәм яшьлеге эзләре буйлап йөрергә ярата ул. Менә үзенең туган көнен дә үзенчәлекле итеп үткәрергә булды халкыбыз сандугачы.

Иртәгә Сәләйдә барлык туганнарын, якын дусларын, иҗатташларын җыеп милли бәйрәмебез Сабан туен үткәрә Хәния ханым. Үзенең нәни генә калган газиз авылы янындагы матур яланда чын бәйрәм оештырачак ул якын дуслары белән. Анда спорт бәйгеләре дә, милли көрәш тә, бай мәдәни программа да каралган. Әлбәттә инде, үзенең «Бәйрәм» җыр театры артистлары белән зур концерт та бирәчәк Хәния ханым.