Артист Татьяна Васильева коронавирус йоктырган

Артистның хәле начарланган һәм ул хастаханәгә мөрәҗәгать иткән.

(Казан,3 май, «Татар-информ»). Россиянең халык артисты Татьяна Васильеваның коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Артист хәле начарлангач хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, коронавируска тест уңай булган.

Актриса табибларга нидән зарлануын һәм хастаханәгә бару-бармавына ачыклык кертмәгән.

Татьяна Васильева — Совет һәм Россия актрисасы. «Здравствуйте, я ваша тетя», «Сказки старого волшебника», «Самая обаятельная и привлекательная» һ.б. күпсанлы фильмнарда төшкән.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның да коронавирус инфекциясен йоктыруы турында хәбәр ителгән иде.