Яңа мәдәният министры "мәдәни дөньяга чыгышын" Камал театрыннан башлады

Биредә Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың юбилей кичәсе бара.
(Казан, 3 май, "Татар-информ", Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанның яңа мәдәният министры Ирада Əюпова бу вазифада иң беренче булып Камал театрына килде. Хәзерге вакытта ул Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән бергә Татарстанның халык язучысы Рабит Батулланың юбилей кичәсендә утыра.Искәртеп үтәбез: Ирада Əюпованың бу вазифага билгеләнүе бүген хәбәр ителде.