Әгерҗедә “Мин – татар малае“, “Мин – татар кызы“ бәйгесе узды

Җиңүчеләр – 7нче бакчадан Мәликә Мөстәхимова һәм Тирсәдән Нурислам Абдуллинны татарның милли баш киемнәре калфак һәм түбәтәй белән бүләкләнделәр.

(Әгерҗе, 3 май, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Кичә Әгерҗе районы Мәдәният сараенда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында беренче тапкыр “Мин – татар малае, мин – татар кызы“ бәйгесе узды, дип яза район газетасы.

Анда 8 бала катнашты. Алар Габдулла Тукай шигырьләрен сөйләделәр, ниләр белән мавыгулары турында сөйләделәр, һөнәри осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләр – 7нче бакчадан Мәликә Мөстәхимова һәм Тирсәдән Нурислам Абдуллинны татарның милли баш киемнәре калфак һәм түбәтәй белән бүләкләнделәр.