Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Музейда Роберт Миңнуллин экспозициясен ясау өчен Башкортстан Башлыгы гранты бирелде
2021 елда Башкортстан Башлыгы грантын алучы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре билгеле булды.
(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 2021 елга Башкортстан Башлыгының мәдәният һем сәнгать эшлеклеләренә грантлар конкурсында җиңүчеләр билгеләнде.
Грант алучы проектлар арасында «күренекле шагыйрь һәм иҗтимагый-сәясәт эшлеклесе Шәехзадә Бабич музеен үстерү, Әдәби музейда Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Роберт Миңнуллин экспозициясен ясау бар», дип «Башинформ» хәбәр итте.
Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча 10 җиңүче билгеләнгән, алар 150шәр мең сум акча алачак.
Грантлар Башкортстан Милли музее буенча виртуаль тур ясау, Нур Даутовның Корней Чуковский әсәре нигезендә «Тараканище» балалар операсын кую, М. Нестеров исемендәге Башкорт музееның «Россия рәссамнары һәм скульпторлары иҗатында Салават Юлаев турында истәлекләр» күргәзмә проекты, Чиләбе өлкәсендә башкорт киносы күрсәтү һәм башка проектлар өчен юнәлтеләчәк.
Шулай ук 420шәр мең сум алачак биш җиңүче билгеләнгән. Грантлар ярдәмендә «Укучының мәдәни көндәлеге», «Балалар өчен музыкаль басма моделе», «Республика Гимнын җырлыйбыз!», «Башкорт теле: яңа караш», Байрас Абдуллин әсәрләре җыентыгы иҗади белем бирү проектлары тормышка ашырылачак.
«Башинформ» хәбәр итүенчә, конкурс 1 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр үткәрелә. Барлыгы 11 юнәлеш буенча 112 гариза кергән. Конкурска гаризалар бирү тәртибе турындагы таләпләргә туры килү-килмәүне тикшерү нәтиҗәсендә 103 гариза кертелгән.
Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.
Роберт Миңнуллин 2020 елның 27 мартында 71 яшендә Казанда вафат булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз