news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мубай белән Эльмир Низамов Милли китапханәдә концерт бирәчәк

Концертлар 6 һәм 7 март көннәрендә була.

Мубай белән Эльмир Низамов Милли китапханәдә концерт бирәчәк
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Милли китапханәнең конференц-залында ике көн дәвамында Мубай җырлаячак.

Бу үзенчәлекле җырчы һәм музыкант Мубай белән композитор Эльмир Низамовның уртак концерты булачак. Концертлар 6 һәм 7 март көннәрендә була, дип хәбәр итә оештыручылар. Башлана — 19.00

Мубай концертларын оештыручы продюсер Дмитрий Ильин камера концертлары өчен мәйданчык булмавыннан зарлана иде. Мубай Милли китапханәнең конференц-залын сынап караячак.

Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) — талантлы музыкант һәм аранжировка остасы. Кантри-рок стилендә башкарып ул халык җырларына яңа сулыш өрә.

«Аның кыйммәте — беркемгә дә охшамаган булуында. Кем белән генә чагыштырып карасаң да, аналогын табып булмый. Аның музыкасында португал фадосы, француз шансоны, америка кантрие, рус романсы да тоемлана», — ди Дмитрий Ильин. 

Эльмир Низамов — иң популяр һәм актив татар композиторы. Ул бөтен экспериментларга да ачык булуы белән дә кызыклы.

Мубай белән Эльмир Низамовның беренче уртак концертлары түгел, моннан ел ярым элек алар «Маяковский» иҗади пространствосында үзенчәлекле концерт биргәннәр иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100