Быел «Созвездие – Йолдызлык» фестивале ЮНЕСКО яклавы астында узачак

«Созвездие — Йолдызлык» республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале ЮНЕСКО бурычларына җавап бирә торган уникаль фестиваль хәрәкәте дип табылды.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Быел «Созвездие — Йолдызлык» XX юбилей фестивале ЮНЕСКО яклавы астында узачак. ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең Җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе «Созвездие — Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль директоры Дмитрий Тумановка юллаган хатта шул хакта сүз бара.

«Фестивальнең 20 еллык юбилее — аңа ихтыяҗ барлыгына, оештыручылар һәм педагогларның нәтиҗәлелеге, югары һөнәри осталыгы, үз эшләрен һәм иҗатларын ихластан яратуларына дәлил булып тора. Шушы вакыт эчендә фестиваль меңләгән яңа талант ачты, миллионнан артык катнашучы тәрбияләде һәм аларга эстрада сәнгатенең төрле өлкәләрендә үз көчләрен сынап карарга мөмкинлек бирде», - ди Орджоникидзе.

«Проектның колачы һәм иҗади роле «Созвездие – Йолдызлык» фестиваленең төп сыйфаты санала. Быел фестиваль хәрәкәтенең 20 еллык юбилее илебез өчен зур әһәмияткә ия даталар: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең — 75, ЮНЕСКО оешуга — 75, шулай ук ТАССР төзелүнең 100 еллыгына туры килүе символик мәгънәгә ия», — дип яза Орджоникидзе.

«Созвездие — Йолдызлык» республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале ЮНЕСКО бурычларына җавап бирә һәм аның канаты астында эшен дәвам итә торган уникаль фестиваль хәрәкәте дип табылды. Бу исә Комиссиянең рәсми логотибын фестивальнең мәгълүмати материалларында файдаланырга мөмкинлек бирә.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан районнарында «Созвездие — Йолдызлык» фестиваленең зона этаплары узуы хакында хәбәр иткән иде инде.