Уфада татар кызы казах музыкасы турында популяр видеоблог булдырган

YouTube каналында аңа 17,5 меңнән артык кеше язылган.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Уфада яшәүче татар кызы Вероника Сандакова Казахстанның заманча музыкасына багышланган YouTube каналын ачты.

Ул даими рәвештә казах клипларына һәм җырларына «реакция»сен белдерә. Хәзерге вакытта соңгы язма күбесенчә RaiM & Artur дуэтының клибына багышланган.

Кайчагында Сандакованың язмалары Россия белән күрше ил тормышының башка аспектларына да кагыла. Мәсәлән, бервакыт ул Казахстанда җитештерелгән тәм-томнарга күзәтү ясады.

Хәзер Nicole Sun rus Official видеоблогында 17,5 меңнән артык әбүнәче бар.