Казахстанда «Касыйм хан» тарихи сериалына кастинглар бара

Күпсерияле тарихи кинопроект данлыклы казах хакимнәренең берсе булган Касыйм хан тормышы турында сөйләячәк.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Казахстанда «Касыйм хан» дип аталган күпсерияле тарихи сериалга сайлап алу бара. Картинаны төшерү быел җәй башланачак. Тарихи сериалның беренче сезоны 25 сериядән торачак. Бу хакта "Казинформ" агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта безгә 5 меңнән артык кеше килде һәм 9 меңнән артык гариза алынды. 12 мартка кадәр илнең 24 шәһәрендә кастинглар уза. Апрель аеннан без материалларны сайлап ала башлыйбыз», - дип "Казинформ" агентлыгына тарихи сериал продюсеры Алма Байморатова сөйләгән.

Күпсерияле тарихи кинопроект данлыклы казах хакимнәренең берсе булган Касыйм хан (1445-1455-1521) тормышы турында сөйләячәк. Сериалда 1511 - 1521 елларда Казах ханлыгы чәчәк ату чоры күрсәтеләчәк.