Алма-Атада татар җырлары яңгыраган

Концерт программасының нигезен Казахстанда туган, яшәгән һәм эшләгән татар югары сәнгатенең күренекле авторларының әсәрләре тәшкил итте.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Алма- Ата шәһәренең Жамбыл исемендәге Казах дәүләт филармониясенең зур концерт залында татар музыкасының икенче концерты булды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.

«Филүс Каһиров һәм Айгөл Гардисламованың ике сәгатьлек концерты бер сулышта узды», – дип белдерде чыганак һәм тамашачылар залының музыкаль материал сәнгатенә һәм аның үтәлешенә югары бәя бирүен билгеләп үтте.

Программада дирижер Нурҗан Байбусинов җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы дәүләт академия симфоник оркестры катнашты.

Концерт программасының нигезен Казахстанда туган, яшәгән һәм эшләгән татар югары сәнгатенең күренекле авторларының әсәрләре тәшкил итте. Алар арасында Габдулла Тукай, Нәҗип Җиһанов, Латыйф Хәмиди, Фоат Мансуров, Рөстәм Яхин, Салих Сәйдәшев; яңа буын вәкилләре Ренат Салаватов һәм Ринат Габделхаликов бар. Программага композитор Резеда Ахиярова әсәрләре дә кертелгән иде.

«Сабантуй» икенче симфониясеннән, «Наемщик» операсыннан, «Шүрәле» һәм «Алтын Урда» балетларыннан өзекләр «Казах вальсы», «Китмә, сандугач», «Кара урман», Әлфия ариясе һәм «Мин сине җибәрәм» әсәрләре белән органик рәвештә үрелеп барды. Финалда, традиция буенча, сәхнәдән җырчылар башкаруында «И туган тел» җыры яңгырады.

Концертны Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә Казахстан татар һәм башкорт конгрессы оештырды.