Тиздән «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» III республика бәйгесенең зона уеннары башлана

Тиздән «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» III республика бәйгесенең зона уеннары башлана

(Казан, 3 март, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). Тиздән «Шаяннар һәм тапкырлар клубы» (ШТК) III республика бәйгесенең зона уеннары башланып китәчәк. Чираттагы бу уеннар Азнакай шәһәрендә үткәрелә. Анда республиканың Мөслим, Актаныш, Сарман, Менделеевски һәм Минзәлә районнарыннан командалар катнашыр дип көтелә.

Әлеге ШТК моннан өч ел элек Республика фәнни-методик үзәге тарафыннан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылган иде. Ул ике баскычтан тора: беренчесендә районнарда узган бәйгеләрдә сайлап алынган яңа командалар катнаша, икечесендә исә лауреат булган һәм финалга чыккан төркемнәр көч сынаша. Шунысы да игътибарга лаек: әлеге бәйге татар телендә алып барыла.