Татарстан музейлары бүләкләнде

Татарстан музейлары бүләкләнде

(Казан, «Татар-информ», Дания Моисеева). Бүген М.Горький музеенда барган Республика музейлар советында Милли музей берләшмәсенең 2004нче елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Анда музей хезмәткәрләре арасындагы конкурс нәтиҗәләре дә билгеле булды.

Музейлар арасындагы бәйгеләр берничә номинациядә уздырылган. «Алар безне таң калдырды» дигән номинациядә елның иң яхшы музейлары булып Зәй һәм Менделеевски шәһәрләренең туган якны өйрәнү музейлары, Б.Пастернак мемориаль музее, Лаеш ягы музее һәм Себер тракты тарихы музее (Балтач районы) танылды. Фәнни-тикшеренү эшләре буенча өч урынның беренчесендә — Менделеевски шәһәренең туган якны өйрәнү музее. Фәнни-фонд эшендә коллекцияләр туплау өчен дә Зәй шәһәренең туган якны өйрәнү музее беренче урынны яулаган. Әлеге музей шулай ук музейга килүчеләрне җәлеп итү һәм реклама-нәшрият эшчәнлеге өлкәсендә дә башкалардан алда бара. Фәнни-методик эш буенча исә Яр Чаллы шәһәре тарихы музее өстенлекне алган. Интернет челтәренә хәбәрләр бирүе өчен Тәтешнең туган якны өйрәнү музее мактауга лаек. Проект эшчәнлеге һәм аны гамәлгә кертү номинациясендә Ярослав Гашек музее (Бөгелмәдә) гына бүләккә лаеклы.

Милли музей җитәкчелеге кайбер музейларга һәм аерым җитәкчеләргә дә рәхмәт хатларын тапшырды. Музейлар советы киңәшмәсендә шулай ук музейлар белән хезмәттәшлек иткән район хакимиятләре башлыклары да билгеләп үтелде. Алар арасында Бөгелмә, Нурлат, Актаныш, Әлмәт, Лениногорск, Теләче, Аксубай, Яшел Үзән һәм Минзәлә районнары хакимиятләре вәкилләре бар. Музейга һәрдаим экспонатлар бүләк итүче Виталий Маннуровка да ТР ММ җитәкчелеге рәхмәтен белдерде. Ел нәтиҗәләренә хисап ясаганда ирешелгән уңышлар белән бергә кайбер музейлардагы кимчелекләр дә искә алынып үтте.