Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланды

Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланды

(Уфа, 3 март, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстанның Ярмәкәй районында яшь башкаручыларның «Дуслык җырлары – 2005» дип исемләнгән смотр-бәйгесенең гала-концерты булып үтте. «Җиңү салюты» дигән Бөтенроссия халык иҗаты фестивале кысаларында оештырылган бу иҗади бәйгедә районның йөзгә якын яшь таланты һәм сәнгать төркемнәре катнашты.

Бу елның гыйнвар башында ук авылларда башланып киткән әлеге сәнгать бәйгесендә һәвәскәрләрнең чыгышларына район хакимиятенең мәдәният бүлеге хезмәткәрләре һәм район мәдәният сарае сәнгать осталары бәя бирде. Ул бәйгеләрдә җиңеп чыгучылар смотр-бәйгенең йомгаклау өлешендә чыгыш ясау хокукын алды. Әлеге бәхеткә ирешүчеләр дүрт дистәдән артык иде.

Район мәдәният сараенда уздырылган гала-концертта иң яхшыларның да яхшылары сайлап алынды. Бәйгедә чыгыш ясаучылар халык җырларын һәм заман композиторлары әсәрләрен башкарып, үз осталыкларын күрсәтте. Тәүге өч урынны Салават Нигъмәтҗанов, Розалия Вәлиәхмәтова һәм Рузилә Сәлимовалар яулады. Алар һәр җәһәттән үзләренең зур осталыклары белән жюри әгъзаларын әсир итте. Бәйгедә шулай ук уңышлы чыгыш ясаган башка җырчыларга да дипломант исемнәре бирелде. Әлеге мактаулы исемнәр «Халык җыры», «Өмет» һәм «Вокаль дуэт» номинацияләренә бүлеп тапшырылды. Ярмәкәй районы смотр-бәйгесендә җиңеп чыгучылар республика конкурсында катнашу өчен юллама алды.

Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышланган мондый сәнгать бәйгеләре башка районнарда да уңышлы дәвам итә. Шушы көннәрдә татарлар күпчелек халкын тәшкил иткән Дүртөйле, Бакалы, Бүздәк, Кушнаренко, Яңавыл һәм Борай районнарында да смотр-бәйгенең гала-концертлары үтәчәк.