«Империя мәдәнияте» бүләген алды

«Империя мәдәнияте» бүләген алды

(Уфа, 3 февраль, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Табигатьне саклау эшен оештыруга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итүгә лаеклы өлеш керткәне өчен, Башкортстандагы танылган язучы, Кыргый җәнлекләрне яклау фонды рәисе Камил Фәрухша улы Җиһаншин Россиянең Эдуард Володин исемендәге «Империя мәдәнияте» әдәби премиясе белән бүләкләнде. Шушы мәртәбәле бүләкне якташыбызга Мәскәүдә Россия Язучылар берлегендә тапшырдылар.

Башкортстан язучылары арасыннан беренче булып шушы бүләккә Камил әфәнде гүзәл табигатебез турындагы «Юмарт Буге», «Маха яки сусар баласының яшәү тарихы», «Боцман», «Тайга хикәяләре» дигән китаплары һәм «Ил гизеп йөрүчеләр» романы өчен лаек булды. К.Җиһаншинның шундый югары бүләккә беренче булып лаек булуы Башкортстан татар җәмәгатьчелеге өчен дә тирән горурлык хисе уятты. Соңгы елларда эшкуарлык белән шөгыльләнгән язучы, Башкортстанның Кыргый җәнлекләрне яклау фондын оештырып, шушы юнәлештә зур эшләр башкара. Камил Җиһаншин каләмдәшләрен һәм иҗади зыялыларны туган табигатебезне, җәнлекләрне саклауга һәм яклауга багышланган әсәрләр язуга да җәлеп итә. Алай гына да түгел, шул темага иҗат ителгән шәп китаплар, әсәрләр һәм фәнни-популяр хезмәтләр арасында бәйге дә игълан итеп, җиңүчеләргә дәртләндерү бүләкләре дә тапшыра әле ул.

Уфада яшәүче Камил Җиһаншин үзенең ата-бабаларының туган төбәге – Башкортстанның Чишмә районындагы Салих исемле татар авылында да еш була. Күңеле һәрчак шунда тартылып торуын әйтә ул. Биредә табигатьнең матур урыннарын карышлап белә талантлы шәхес. Тормыштан ямь табып яшәүче, күп кенә мавыгулары булган үзенчәлекле кеше ул Камил әфәнде. Туксанынчы елларга кадәр аның шөгыльләре күп була. Су туризмы, су астында йөзү, филателия, бокс – боларның барысында да үзен сыный тынгысыз милләттәшебез.

Әлеге вакытта К.Җиһаншин тау туризмы белән шөгыльләнә. Әмма аның иң зур мавыгуы, әлбәттә инде, язучылык, әдәби иҗат. Сиксәненче елларда ук иҗат итә башлый күпкырлы талант. Хәзер инде ул алты китап авторы. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, С. Злобин исемендәге премия лауреаты үзенең әле Мәскәүдә алган чираттагы әдәби бүләген киләчәктәге иҗатына тагын да зуррак илһам бирәчәген әйтә.

Башкортстанда татар телендә чыгучы «Кызыл таң» газетасы Камил Җиһаншинны 2004 ел йомгаклары буенча Ел кешесе дип таныды. Мәгълүм булуынча, былтыр Башкортстанда Тирә-як мохит елы дип игълан ителгән иде. К. Җиһаншинның табигатьне саклауга керткән зур өлеше шулай киң җәмәгатьчелек тарафыннан лаеклы рәвештә югары бәяләнде.