“Авылдашлар”ның исеме җисеменә туры килә

“Авылдашлар”ның исеме җисеменә туры килә

(Казан, 3 февраль, “Татар-информ”, Маһирә Миңнуллина). Әстерхан өлкәсе Нариман районы Көмәнни (Линейное) авылының “Авылдашлар” халык ансамбленә киләсе елда 20 ел тула. Шул дәвердә ул халык арасында киң таныла һәм зур гына уңышларга ирешә. Ансамбль 1980 еллар башында ук оеша. Ләкин башта ул “Сельчанка” исеме астында эшли һәм аның репертуарының да күбрәк өлешен рус җырлары биләп тора. Ә 1986 елдан башлап район Мәдәният йорты директоры Руслан Хәмзәев башлангычы белән ул “Авылдашлар” татар җыры ансамбленә әверелә. Күп тә үтми, 1999 елда, ансамбльгә “халык” исеме дә бирелә.

Коллектив Мәдәният йорты тормышында актив катнашып килә, концертлар оештыра, өлкәкүләм һәм районара үткәрелгән мәдәни чараларда актив катнаша. Ансамбль соңгы елларда “Кич утырудан туйга кадәр” исемле өлкә, “Яшә, Әстерхан җире” һәм “Туган авылым җырлый” дигән район үзешчән сәнгать коллективлары смотрларында актив катнашып, төрле дәрәҗәдәге дипломнарга ия була. Алар шулай ук ел саен үткәрелеп килгән “Сабантуй” һәм “Нәүрүз” милли бәйрәмнәрендә дә актив катнашып килә. Ансамбль репертуарында татар халык җырлары, танылган композиторларыбызның һәм җирле авторларның әсәрләре бар. Концерт репертуарын ул гел яңартып, халык һәм заманча җырлар белән тулыландырып тора.

Коллективның бөтен уңышы – чыннан да, аның халыкчанлыгында. Салкын кыш дими, эссе җәй дими – ансамбль юлда, гел авыл эшчәннәре янында. Ул үзенең җыр-моң тулы концертлары белән җир кешесен авыр хезмәтеннән азрак кына арындырып торып, аның рухи халәтен баетырга, күңелен күтәрергә ашыга. Шуңа күрә аның “Авылдашлар” дигән исеме дә, җисеменә туры килә.