news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар китабы йорты кышкы каникулларда Яңа ел квестлары оештыра

Квест азагында Татар әдәбияты тарихы музее һәм язучы Шәриф Камал мемориаль фатиры буенча экскурсия дә үткәреләчәк.

(Казан, 3 гыйнвар, "Татар-информ"). Казанның Татар китабы йорты «Ишекләрне ач...» дип аталган Яңа ел квестында катнашырга чакыра. Балалар һәм өлкәннәр өчен кызыклы программа 6, 9, 10 һәм 11 гыйнварда узачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Кайсы илдә Яңа елны ничек каршылыйлар, нинди йолалар үтәлә, Кыш бабай кайда ничек атала? Квест вакытында шушы сорауларга җавап табылачак. Катнашучыларны кызыклы уеннар, Ишек сакчыларыннан тәмле күчтәнәчләр көтә, дип вәгъдә итә оештыручылар.

Квест азагында Татар әдәбияты тарихы музее һәм язучы Шәриф Камал мемориаль фатиры буенча экскурсия дә үткәреләчәк. Татар китабы йорты Казанның Островский урамында урнашкан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100