news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәүдә татар биюе буенча осталык дәресе була

Мастер-классны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәдиф Яваев үткәрә.

Мәскәүдә татар биюе буенча осталык дәресе була
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе татар биюе буенча мастер класс үткәрә.

«Осталык дәресен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, „Ильдан“ һәм „Ясмин“ ансамбльләре җитәкчесе Рәдиф Яваев уздыра», — дип яза башкаланың татар автономиясе үзенең Инстаграм аккаунтында.

Татарча биергә өйрәнергә теләүчеләр бу якшәмбедә, 5 декабрь көнне, Татар мәдәни үзәгенә килә ала. Мастер-класс 12.00 сәгатьтә башлана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100