news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Күңел» радиосы 30 сәгать туры эфирда булачак

Киләсе елга радио алып баручылары, эфирда 65 сәгать булып, дөнья рекорды куярга тели.

(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Лилия Шәйхетдинова). «Күңел» радиосын алып баручылар 9 декабрьдә иртәнге сәгать 7дә турыдан-туры эфирга чыгачак һәм аны 30 сәгатьтән соң гына төгәлләячәк. Радиомарафонны Алинә Вәлиева, Ришат Хаҗиев һәм Алмаз Хәертдинов үткәрәчәк.

Эфир вакытында тыңлаучылар өчен онлайн-концерт, призлар уйнатыла, шулай ук алар алып баручылар белән әңгәмәдә катнаша алачак. Бу көннәрдә радиомарафонда татар эстрадасы вәкилләре: Илсаф (Илсур Сафин), Ильмира Нәгыймова, Илшат Хәммәдиев, Руслан Кираметдинов, Зәринә Хәсәншина, Рәдиф Зарипов һәм башкалар катнашачак.

Моннан тыш, «Күңел» радиосы ишекләре һәркемгә ачык булачак. Һәр теләгән кеше килә һәм алып баручыларга уңышлар һәм яхшы кәеф тели ала.

«Мондый чараны без беренче тапкыр оештырабыз. Киләсе елга дөнья рекорды куясыбыз килә - эфирда 65 сәгать үткәреп, Гиннесның рекордлар китабына эләгергә телибез. Бу юлы репетиция оештырабыз», - дип сөйләде радионың баш мөхәррир урынбасары Лилия Мәхмүтова.

Ул 65 сәгатьлек эфир «Күңел» радиосының 25 еллыгына багышланачагын искәртте.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100